Безнең юбилярлар
Рәссам,Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган эшлеклесе Шамил Шәйдуллин 1947 елның 1 августында ТАССР ның Тәтеш районы Берлек авылында туган. Казан сәнгать училищесын ( 1968, диплом эше - Валерий Тур "Шәүлә белән сугыш"), И.Е.Репин исемендәге Ленинград сәнгать институтын ( 1974, диплом эше - "Бәйрәм"), Казанда Русия сәнгать академиясенең иҗат остаханәсен ( 1980 ) тәмамлый. 2021 елның 4 августында 74 яшендә Казанда вафат.