Безнең юбилярлар
![]() (1927-2008) Кави Латыйп (Кави Таһир улы Латыйпов) 1927 елның 1 маенда Чувашстан АССРның Батыр районы Кызыл Чишмә авылында крестьян гаиләсендә туган. 1943 елда урта мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт шул ук районның Татар Тимәше дигән авылда балалар укыта. 1944 елның көзендә Совет Армиясенә алына, Бөек Ватан сугышында катнаша, «Сугышчан хезмәтләре өчен» дигән һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Хәрби-политик училище тәмамлап, 1955 елның октябренә кадәр офицер булып хезмәт итә. Армиядән демобилизацияләнеп кайткач, 1955—1959 еллар арасында башта ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында инструктор, аннары Татарстан Мәгариф министрлыгында инспектор булып эшли. 1959—1962 елларда К. Латыйп Казан телестудиясендә, ә аннаң соң 1978 елга кадәр күп тиражлы газетада редактор вазифаларың башкара. 1978—1982 елларда ул СССР Педагогика фәннәре академиясенең Казан профтехпедагогика фәнни-тикшеренү институтында өлкән гыйльми сотрудник булып эшли. 1982 елның көзеннән — профессионал-язучы хезмәтендә. К. Латыйп —1950 елдан КПСС члены. БИБЛИОГРАФИЯСолдат эзләре: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1960.-84 б. 8000. Йолдыз тапкан егет: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1964.— 139 б. 9000.Рең.: Минский Г.— Соц. Татарстан, 1965, 23 март. Умырзая: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1966.— 62 б. 7000. Ак карлар: Шигырьләр, җырлар һәм новелла.—Казан: Таткитнәшр.» 1970.—42 б. 4000. Рец.: Бәләкәй рецензия.—Казан утлары, 1971, № 9, 174 б. Мизгел: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1972.— 127 б. 5000. Рец.: Вәлиев М.—Соц. Татарстан, 1972, 10 дек. Бәхетле язмыш: Очерк.—Казан: Таткитнәшр., 1976.—64 б. 2000. Бәләкәй Чапай: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1982.—87 б. 15 000. Вакыт канатында: Шигырьләр. [И. Юзеев кереш сүзе].—Казан: Таткитнәшр., 1983.—112 б. 3000. Краски жизни: Стихи. Пер. с татар.— М.: Сов. писатель, 1973.— 150 с.г ил. 10 000. Рец.: Беляев Г. Впервые на русском языке.— Сов. Татария, 1974, 20 янв. Он нашел звезду: Повесть/Пер. с татар. В. Ухли.—Чебоксары: Чуваш. книгоиздат, 1972.—112 с. 10 000.—На чуваш. яз. рец.: Юдин В. Яшь шагыйрьнең җыентыгы чуваш телендә.— Соц. Татарстан, 1965, 19 февр. Аның турында |
