"Туган ягым Татарстан" Экологик викторина.
Бу викторинаның максаты-балаларның туган як табигате турында белемнәрен ныгыту иде. Укучылар ике командага бүленеп Татарстанның табигатенә багышланган сорауларга җавап бирделәр. Сораулар аңлаешлы һәм кызыклы иде. Укучылар тырышып төрле биремнәрне үтәделәр. Ахырдан җиңүчеләр билгеләнде һәм кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.