Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

Туган телем - иркә гөлем

   -21 нче февральдә кешелек дөньясы ЮНЕСКО инициативасы белән алтынчы ел рәттән Халыкара телләр көнен билгеләп үтә.. Бу көн Татарстанда узган ел Дәүләт Советы кабул иткән “2004-2013 елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен  һәм башка телләрне саклау һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”н үтәү кысаларында уза. Шуңа да туган телебезне саклау бүген безнең алда торган иң зур бурычларның берсе.Чөнки телебез бетсә, татар дигән милләт тә бетәчәк. Туган телебезне,милләтебезне саклау-безнең бурычыбыз. Туган телгә бер генә көн түгел,бөтен гомер бирелергә тиеш. Безнең тел үле тел түгел ул. Ул-яшәү теле. Без шул телдә уйларга, аңларга, аралашырга тиешбез. “Бүген минем туган телем үлә икән, мин үләргә әзер иртәгә”, -дигән Рәсүл Гамзатов. Туган тел – ул безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче аралашу телебез. Шуңа да саклыйк, хөрмәт итик, чит сүзләр белән буямыйк аны.