Безнең юбилярлар
Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин (Минкадыйр Идият улы Сибгатуллин) 1942 елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туа. Шул ук районның Кече Укмас, Яншык һәм Олы Солтан авылы мәктәпләрендә укып урча белем алгач, 1957 елда ул Казанга килә һәм 4 нче номерлы техник училищега укырга керә. К.Сибгатуллин училищедан соң бераз вакыт Казанның «Оргсинтез» заводында электромонтер булып эшли, аннары армия хезмәтенә алына. 1965 елда армиядән кайткач, ул бер ел «Оргсинтез» заводында яңадан үз һөнәре буенча эшли, ә 1966-1978 елларда Балык Бистәсе районында чыга торган «Октябрь юлы» (хәзерге «Авыл офыклары») исемле газета редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм хатлар бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 1962-1972 елларда, төп эшеннән аерылмыйча укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
1978 елдан вафатына чаклы К.Сибгатуллин Чаллы шәһәрендә яши. К.Сибгатуллин урта мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый һәм 1974 елда дөнья күргән «Әманәт» исемле шигъри җыентыгы белән үк үзен җитлеккән чын шагыйрь итеп таныта. Шагыйрь буларак, К.Сибгатуллин-ны бигрәк тә сугыштан соңгы һәм хәзерге авыл тормышы кызыксындыра. Аның шигъриятенең үзенчәлеге — тормышны иң киеренке, четерекле кат-лаулыкларында, каршылыкларында ачарга омтылуда. Ул тормыш детален җентекләп, үзенчә фәлсәфи уйларга төреп, халык, туган ил язмышы турындагы фикерләре белән бәйләп бирергә тырыша.
Кадыйр Сибгатуллин 1994 елның 4 июнендә Яр Чаллы шәһәрендә вафат була. К.Сибгатуллин — 1978 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.