Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

Язучы, драматург һәм публицист Мирсәй Әмирнең тууына 115 ел (1907-1980)

Әти-әнисеннән яшьли ятим калып, башта туганнан-туган абыйсы гаиләсендә, аннары балалар йортында һәм Эстәрлетамак шәһәрендәге җидееллык үрнәк-тәҗрибә мәктәбе интернатында тәрбияләнә. 1925 елда интернат-мәктәпне тәмамлагач, Башкортстанның хәзерге Авыргазы районы Яңа Карамалы авылында волость башкарма комитеты хезмәткәре һәм бер үк вакытта авыл комсомол ячейкасы секретаре булып эшли. 1926 елда Казанга килә һәм сәнгать техникумына укырга керә. Шул елда «Авыл яшьләре» журналының ноябрь санында аның «Дуслар һәм дошманнар» исемле беренче хикәясе, аннары, күп тә үтми, үз иллюстрацияләре белән, «Сәйфулла», «Әби васыяте» дигән хикәяләре басылып чыга. Техникумның ике курсын тәмамлаганнан соң, М. Әмир, әдәбият дөньясына якынрак тору өчен, «Кызыл яшьләр» газетасы һәм «Авыл яшьләре» журналы редакциясенә җаваплы секретарь булып күчә. Бу чорда яшь әдипнең көндәлек матбугатта авыл тормышына багышланган күп кенә хикәяләре («Үткәннәр», «Куркыныч урыннар», «Хафиз бармагы», «Җанлы бүкән», «Әбелгата күпере», «Бәхет порошогы» һ. б.) басыла, ә 1929 елда аерым китап булып «Пар күгәрчен» исемле повесте дөнья күрә. Шушы беренче әсәрләрендә үк М. Әмир үзен тормыштагы үзгәреш-яңалыкларга сизгер һәм халыкчан юмор белән сугарылган үткен-җор телле каләм иясе итеп таныта.

1929—1931 елларда М. Әмир Кызыл Армия сафында хезмәт итә: башта полк мәктәбендә укый, соңрак «Кызылармеец» исемле округ хәрби газетасында эшли. Армия хезмәте аның иҗатына яңа темалар алып килә. 1930—1933 еллар арасында әдип тыныч дәвердәге хәрби тормыш күренешләрен, ил сагына чакырылган авыл егетләренең сугыш һөнәренә өйрәнүләрен кызыклы, көлкеле ситуацияләргә куеп тасвирлаган «Хикмәтуллинның маневрда күргәннәре» исемле повестен һәм «Аяк», «Сугыш сере», «Клим малайлары» кебек хикәяләрен иҗат итә. М. Әмир хәрби темага «Командир» («Карамалы егете») исемле зур роман язарга да керешә, ләкин әсәр тәмамланмый кала (беренче кисәге 1934 елда аерым китап булып чыга).

1931 елда армиядән кайткач, М. Әмир берникадәр вакыт «Чаян» журна» лында әдәби хезмәткәр, аннары 1934 елга кадәр Татарстан дәүләт нәшриятының (Татгосиздатның) матур әдәбият бүлегендә редактор вазифаларын башкара.

Баштан ук әдәби иҗатын яңа чынбарлык белән тыгыз бәйләгән М. Әмир утызынчы елларда үзенең игътибарын авылда барган социаль үзгәрешләрне яктыртуга юнәлтә. Колхозлашу хәрәкәтенең башлангыч дәверендә авылдагы сыйнфый көрәш күренешләрен публицистик пафос белән сурәтләгән һәм колхоз җитәкчесенең үзенчәлекле образын гәүдәләндергән «Безнең авыл кешесе» (1933) исемле повестеннан соң, 1935 елда әдип шул ук темага «Агыйдел» дигән атаклы әсәрен яза. Күп планлы, күп геройлы, драматик вакыйгаларга бай, шул ук вакытта яшьлеккә хас якты, романтик хис, лирик җылылык белән сугарылган бу повесть тиз арада укучыларның тирән мәхәббәтен яулап ала һәм әдәби тәнкыйтьтә утызынчы еллар татар прозасының күренекле казанышларыннан берсе итеп бәяләнә. Соңыннан, җитмешенче елларда, М. Әмир «Агыйдел» повестен пьеса итеп тә эшли, һәм шул пьеса буенча Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган спектакль өчен язучы 1974 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

Ватан сугышы чорында М. Әмир Татарстан радиокомитетында редактор булып эшли. 1943 ел башында ул, партиянең өлкә комитеты командировкасы белән, Төньяк-көнбатыш фронтка сәфәр кылып, өч айга якын «Ватан өчен» исемле хәрби газета редакциясендә эшләп кайта, шул газета битләрендә һәм соңыннан республика матбугатында совет кешеләренең сугыш кырындагы һәм тылдагы батырлыкларын, югары рухи-әхлакый сыйфатларын, тормышка, туган җиргә мәхәббәт хисләрен публицистик лирик планда тасвирлаган күп санлы очерк һәм хикәяләрен бастыра («Агитатор», «Коттыбый батыр», «Дошман көтмәгәндә», «Курай», «Үз өемдә», «Бабайлар», «Мөстәкыйм карт йокысы» һ. б.).

Утызынчы еллар ахырында ук «Җәдәч», «Көнлекче Әхмәт һәм аның матур хатыны», «Тун ачуы» кебек кече күләмле комедияләр язган М. Әмир сугыш чорында һәм сугыштан соңгы беренче елларда драматургия жанрына аеруча еш мөрәҗәгать итә. Бу өлкәдә аның иң зур иҗади уңышы итеп «Миңлекамал» (1944) драмасын исәпләргә кирәк. Бу әсәрендә ул ил азатлыгы хакына теләсә нинди авырлыкларны да җиңә ала торган нык ихтыярлы, рухи яктан бай һәм оптимист күңелле татар хатын-кызының реалистик образын тудырды. Сугыш чоры авылының хезмәт энтузиазмын, батырлыгын әхлак, мәхәббәт проблемалары белән бергә үреп сурәтләгән «Тормыш җыры» (1946) драмасы, сугыштан соңгы чынбарлыкка багышланган «Җыр дәвам итә» (1947), «Наилә» (1947), «Минем хатын» (1955), совет властеның беренче елларында авылдагы сыйнфый көрәш картиналарын кырыс буяуларда тасвирлаган «Хөррият» (1960) исемле драма, комедияләре белән М. Әмир татар сәхнә әдәбияты үсешенә сизелерлек өлеш кертте.

Гәрчә драматургия М. Әмир иҗатында мөһим урын алып торса да, әдипнең илленче-җитмешенче еллар арасындагы иҗади уңышлары күбрәк проза җанры белән бәйле, 1953 елда ул «Ялантау кешеләре», ә 1959 елда аның дәвамы булган «Саф күңел» исемле романнарын тәмамлый. Соңыннан «Саф күңел» исеме белән икесе бергә басылып чыккан бу дилогиядә автор сугыш чоры чынбарлыгының киң панорамасын күз алдына китереп бастыра, совет кешеләренең ил алдындагы гражданлык бурычларын сугыш кырында да һәм тылда да бердәй фидакярлек, намус сафлыгы белән үтәүләрен калку итеп гәүдәләндерә. «Саф күңел» дилогиясеннән соң язылган «Җан көеге» (1969) исемле повестенда исә язучы бөек сынау елларында шәхси мәнфәгатен ил-халык интересларыннан өстен куйган куркак җанлы, дезертир бер кешенең гыйбрәтле язмышын бәян итеп, халык азатлыгы хакына үз-үзен аямыйча көрәшүнең кеше өчен иң изге максат булуын раслый.

М. Әмирнең 1971 елда иҗат ителгән һәм укучылар арасында киң популярлык казанган «Балыкчы ялганнары» исемле повесте, маҗаралы һәм юмористик стильдә язылуыннан тыш, табигатькә мөнәсәбәттә кешенең рухи дөньясы һәм әхлакый йөзе, тормыштагы позициясе кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән дә әһәмиятле.

Гомеренең соңгы елларында әдип автобиографик материалларга нигезләнгән документаль повесть өстендә эшләде. «Без бәләкәй чакларда», «Үсә төшкәч», «Казан» дигән кисәкләрдән торган һәм язучының утызынчы еллар уртасына кадәрге тормышына бәйле вакыйгаларны үз эченә алган бу повесть 1979, 1982 елларда аерым ике китап булып басылып чыкты.

М. Әмир — «Батыр исемле малай турында хикәяләр», «Әниләр юкта», «Зур бүләк», «Алдакчы бозау» кебек балалар китаплары, юмор-сатира җыентыклары («Кысыр хәсрәт» һ. б.), күп санлы әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр («Үзебез турында» исемле җыентык) һәм тәрҗемә әсәрләр-авторы. Аерым алганда, ул И. Тургеневның «Отцы и дети» («Аталар һәм балалар», 1949) романын, Б. Горбатовның «Непокоренные» («Буйсынмас кешеләр», 1945), Г. Гулианың «Весна в Сакене» («Сакен язы», 1950), В. Короленконың «Слепой музыкант» («Сукыр музыкант», 1954) повестларын, В. Вишневскийның «Незабываемый 1919-й» («Онытылмас 1919 ел», 1952), Н. Погодинның «Человек с ружьем» («Мылтыклы кеше», Г952), А. Корнейчукның «Платон Кречет» (1953) драмаларын татар теленә тәрҗемә итте. Аның үзенең дә күп кенә әсәрләре рус һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.

М. Әмир — иҗтимагый-политик тормышта актив катнашкан язучы. Ул КПССның XXIII съезды делегаты, КПССның Татарстан өлкә комитеты члены, РСФСРның берничә чакырылыш Верховный Советы депутаты, РСФСР Верховный Советы Президиумы Председателе урынбасары, РСФСР Язучылар союзы идарәсе члены булып сайланды; 1937, 1961—1962 елларда рес-щублика язучылар оешмасына җитәкчелек итте.

Иҗтимагый тормыш һәм әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен М. Әмир «Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнде, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булды.

М. Әмир 1980 елның 1 июнендә Казанда вафат булды. Ул 1939 елдан КПСС члены һәм 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр: Хикәяләр һәм пьесалар.— Казан: Татгосиздат, 1941.— 287 б.— (Мәкт. сериясе). 10 070.

Сайланма әсәрләр.—Казан: Татгосиздат, 1948.—392 б., портр. 6165.

Сайланма әсәрләр.— Казан, Таткнигоиздат, 1953.—626 б., портр. 10 000.

Сайланма әсәрләр. 3 томда.—Казан: Таткитнәшр., 1966.—1967. Т. 1. 1966, 378 б., портр. 15 000. Т. 2. Пьесалар. 1967, 529 б., портр. 15 000. Т. 3. 1967. 453 б., портр. 15.000. Рец.: Мусин Ф. Алгы сафка чыкканда.— Соң. Татарстан, 1967, 30 март.

Пар күгәрчен: Хикәяләр.—Казан: Татиздат, 1929.—112 б. 3000.

Хикмәтуллинның маневрда күргәннәре: (Көлке хикәя).— 2-басма.— Казан: Татиздат, 1931.—60 б. 3000.

Клим малайлары: (Хикәяләр, очерклар).— Казан: Татиздат, 1932.— 85 б. 5000.

Безнең авыл кешесе: (Хикәя).—Казан: Татгосиздат, 1933.— 62 б. 6000.

Калку кырга кар ява: Мәкт. яшендәге балалар өчен хикәя.— Казан: Татгосиздат, 1933.— 35 б. 5100.

Командир: 1-кит.— Казан: Татгосиздат, 1934.— 242 б., портр. 5000.

Хикәяләр.—Казан: Татгосиздат, 1934.—179 б. 5100.

Агыйдел (Артыкбикә): Озын хикәя.— Казан: Татгосиздат, 1936.— 257 б. 10 115.

Шул ук: Хикәя.—Казан: Татгосиздат, 1940.—260 б. 10 063. Рец., К а ш ш а ф Г. Әсәрнең икенче гомере.— Кит.: Кашшаф Г. Күңел көзгесе: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1975, 192—196 б. «Агыйдел» повесте буенча эшләнгән драма әсәре Татар дәүләт акад. театры сәхнәсендә куелу һәм Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителү уңае белән; ХатиповФ. М. Әмирнең «Агыйдел» повесте.— Сов. әдәбияты, 1957, № 1, 102—122 б.; Бәширова И. М. Әмирнең «Агыйдел» повестенда сүз-сурәт.— Сов. мәктәбе, 1966, № 9, 20—22 б.; Ханзафаров Н. Яшьлеккә дан җырлый,— Татарстан яшьләре, 1974, 16 апр.; Зарипов X. Алар кабызган утлар.—Татарстан яшьләре, 1978, 11 апр. Ямьле Агыйдел буйлары: «Агыйдел» озын хикәясеннән.— Казан: Татгосиздат, 1937. 60 б.—(Башлап укучы көтепханәсе). 20 125. Алдакчы бозау: Хикәя.—Казан: Татгосиздат, 1940.—19 б. 10 000.

Шул ук: (Хикәя).—Казан: Таткитнәшр., 1959.—12 б. (Балалар бакчасы) 25 000.

Батыр исемле малай турында хикәяләр.— Казан: Татгосиздат, 1941.—» 104 б.—(Мәкт. сериясе) 10 000.

Партизан Иван: Хәзерге партизаннар тормышыннан пьеса. 4 пәрдәдә, 6 картинада.—Казан: Татгосиздат, 1942.—94 б. 6 030.

Әниләр өйдә юкта: (Хикәя).— Казан: Татгосиздат, 1946.—14 б. 10 195.

Якташ: Хикәяләр.— Казан, Татгосиздат, 1948.— 148 б. 10 000.

Җиңү: (Җыентык).—Казан: Татгосиздат, 1951.— 247 б. 3065.

Кысыр хәсрәт: (Комедияләр һәм сатирик хикәяләр.— Казан, Таткнигоиздат, 1954.—163 б. 5000.

Ялантау кешеләре: Роман.— Казан: Таткнигоиздат, 1954.—474 б. 15 000.

Зур бүләк: (Хикәяләр).— Казан: Таткнигоиздат, 1956.— 187 б. 10 000.

 

Пьесалар.— Казан: Таткнигоиздат, 1956.—418 б., портр. 7000.

 

Саф күңел: («Ялантау кешеләре» романының 2 кит.).— Казан: Таткитнәшр., 1960.—496 б. 10 000.

Шул ук: Роман-дилогия. Кит. 1, 2.— Казан: Таткитнәшр., 1963.—917 б. 15 000.

Өч пьеса: (Хөррият; Минем хатын; Гөлшаян).— Казан: Таткитнәшр., 1962— 199 б. 4000. Рец.: X а т и п о в Ф. Мирсәй Әмир драмалары.— Сов. әдәбияты, 1963, № 1, 137—139 б.

 

Батыр: Хикәяләр.—5-басма.— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 238 б., ил. 25 000.

Үзебез турында: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре, чыгышлар.— Казан: Таткитнәшр., 1971.—199 б. 2000. Рец.: Рамазанов Г. Остазлар һәм каләмдәшләр хакында,— Кызыл таң, 1972, 18 янв.; Рамазанов Г. Заман рухында.— Казан утлары, 1972, № 5, 179—181 б.: Әгъзәмов Ф. Чор рухы.—Соц. Татарстан, 1972, 13 апр.

 

Исеңдәме: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1972.—280 б. 12 000. Рец.: Сарьян X. Кыскалык — әдәби осталыкның бер шарты. «Җан көеге» повесте мисалында/.— Кит.: Сарьян X. Уеңны уйдырып сал. Казан, 1977, 22—33 б., шул ук мәкалә.— Казан утлары, 1974, № 39 177—181 б.; Рамазанов Г. Исеңдәме, солдат?— Кызыл таң, 1973, 21 февр.; Расих А. Художник осталыгы.— Соц. Татарстан, 1973, 24 июнь.

 

Балыкчы ялганнары: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1974.—158 б. 14 000. Рец.: Төхфәтуллин Р. Ялган түгел, хак сүз.— Соц. Татарстан, 1973, 16 март.

Саф күңел: Роман-дилогия. (Флүн Мусин кереш сүзе б-н).— Казан: Таткитнәшр., 1976. Кит. 1. Ялантау кешеләре. 430 б. 30 000. Кит. 2. 479 б. 25 000. Рец.: Мостафин Р. Бүгенге романнарны укыганда.— Сов. әдәбияты, 1960, № 7, 122—133 б.; Ю з и е в Н. Ирекле форма бөтенләй үк иреклеме?— Кит.: Юзиев Н. Сәнгатьчә матурлык һәм осталык. Казан, 1969, 135—162 б.

Миңлекамал: Пьесалар.— Казан: Таткитнәшр., 1978.—220 б.—(Мәкт. к-ханәсе). 12 000. Рец.: Җәләлиева М. 6 класста М. Әмирнең «Миңлекамал» драмасын өйрәнү.—Сов. мәктәбе, 1979, № 2, 24—27 б.

Без бәләкәй чакларда: Автобиогр. повесть.— Казан. Таткитнәшр., 1979,— 254 6. 15 000. Рец.: Галимуллин Ф. Тормыш баскычлары.— Соц. Татарстан, 1979, 14 окт.

Хатирәләр урманы: Автобиогр. повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1982.-— 178 б. 14 500.

Земляк: Рассказ/Пер. с татар. М. Никитина.— Казань: Татгосиздат, 1947