Безнең юбилярлар
Язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим (Хәлимов Борис Нәҗметдин улы) 1942 елның 1 гыйнварында Башкортстан Республикасының Миякә районы Бәләкәй (Кече) Кәркәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Әтисе Бөек Ватан сугышының соңгы айларында Словакия өчен барган сугышларда һәлак булганлыктан, әдип бала чактан ук ярым ятим хәлдә, ачлы-туклы тормышның бөтен авырлыкларын күреп һәм үз җилкәсендә татып үсә. Бәләкәй Кәркәленең башлангыч, күрше Олы Кәркәле авылында җидееллык һәм район үзәге Кыргыз-Миякәдә татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1959—1960 елларда Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә техник училищеда укый. Аннан бер ел чамасы калмык далаларында нефть ятмаларын эзләү экспедицияләрендә бораулаучы ярдәмчесе булып эшләп йөри. 1961—1964 елларда — Совет Армиясендә, полк мәктәбен тәмамлап, кече сержант званиесендә урта авырлыктагы танк йөртүче булып хезмәт итә.
1968 елда Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлагач, А. Хәлим Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә нефть химиясе комбинаты төзелешенең техник хәбәрдарлык бюросында инженер, шәһәр радиотапшырулар редакциясе җитәкчесе булып эшли. Түбән Камада яшьләрнең хакимият җитәкчелегенә буйсынмаган беренче «нәформаль» (формаль булмаган) иҗади-сәяси оешмасын — «Кама таңнары» исемле берләшмәне җанландырып җибәрә һәм шундагы эшчәнлеге өчен эзәрлекләүләргә дучар ителеп, 1971 елны туган җире Башкортстанга кайтып китәргә мәҗбүр була.
1971—1975 елларда А. Хәлим Уфада «Совет Башкортстаны» газетасы редакциясенең мәгълүмат, мәдәният һәм сәнәгать бүлекләрендә әдәби хезмәткәр-журналист булып эшли һәм газетаның иң актив публицист авторларыннан берсе булып таныла. Аннары ул алты ел дәвамында Себер-Урал магистраль нефтьүткәргечләре идарәсендә өлкән инженер вазифасында Түбән Варта — Курган — Әлмәт һәм Түбән Варта — Курган -Самара нефтьүткәргечләре салуда катнаша. 1981 елда аны Уфадагы М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрына әдәби бүлек мөдире итеп чакыралар. Анда елдан артык эшләгәннән соң, 1983—1985 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда драматургия буенча югары белем ала. 1985—1991 елларда А. Хәлим — язучы-профес-сионал, ә 1991 елдан 1996 елга кадәр Татарстанның Чаллы шәһәрендә үзе оештырышкан татарча-русча яңа матбугаи басма — «Аргамак» дигән әдәби-сәяси журналның баш мөхәррире булып эшли.
Айдар Хәлим татар шигърияте, татар прозасы, татар публицистикасы һәм татар әдәби-эссеистик тәнкыйте өлкәләрендә зур активлык белән эшли. Шагыйрь буларак, аның беренче китабы татар телендә 1969 елны Казанда «Беренче карлыгачлар» сериясендә басылып чыга.
Шигърияттә Айдар Хәлим милли рухлы, ватандарлык хисләре белән сугарылган лирик, лирик-публицистик шигырь цикллары һәм эпик жанрда иҗат ителгән поэмалары, балладалары («Беренчеләр», «Ул елда», «Өмә», «Печән чапканда», «Набат белән Нәфисә турында хикәят», «Яралы бөртек», «Эксперимент-86» һ. б.) белән билгеле. Шагыйрьнең төп поэтик әсәрләре татар телендә 1990, 2001 һәм 2003 елларда чыккан җыентыкларында («Йөрәк ташы», «Милли шигырьләр», «Тилергән сиреньнәр» һ.б.) урын алган.
А.Хәлим — драматургиядә дә иҗади көчен сынап караган каләм остасы. Пьесаларыннан «Җан-чишмә» (1983), «Пәри туе» (1990) әсәрләре заманында Башкорт дәүләт академия театры сәхнәсендә уңыш казаналар, ә балалар өчен язган «Биктырыш» исемле поэмасының сәхнәләштерелгән варианты Уфа курчак театрында куела.
Шулай да Айдар Хәлимнең исемен киң таныткан, бер каләмдәше әйтмешли, «кислород бомбасы»дай шартлау ясаган әсәрләре — туксанынчы еллар дәвамында дөнья күргән публицистик китапларыдыр: «Сагыш китабы, яки Абориген язмалары» («Книгапечали, или Записки аборигена», 1991), «Гомеремнең ун көне, яки Бер җинаять эзеннән» (1996), «Җиңелмәс ул чечен» («Этот непобедимый чеченец», 1996) һәм «Империяне үтерергә!» («Убить империю!», 1997). Боларның беренчесендә Башкорт-стандагы миллион ярым татарның тоталитар режим чорында милли хокукларыннан мәхрүм ителүе, мәктәпләре, матбугат органнары ябылуы, Мәскәү хакимияте һәм җирле түрәләр алып барган сәясәт нәтиҗәсендә ике тугандаш халыкны — татар белән башкортны үзара ызгыштырырга маташуы документлар һәм гыйбрәтле вакыйгалар мисалында бәян ителә. Әлеге китапның дәвамы рәвешендә язылган «Гомеремнең ун көне, яки Бер җинаять эзеннән» әсәрендә автор, татар халкының хокукларын даулап, фикердәшләре белән бергә Уфа каласының үзәк мәйданында ун көнлек ачлык вахтасына басуы, шундагы кичерешләре турында сөйли һәм, шул вакыйгаларга бәйләп, сиксәненче-туксанынчы елларда татар халкы, аның намуслы шәхесләре алып барган катлаулы, каршылыклы сәяси көрәшнең документаль елъязмасы, аның иң тәэсирле сәхифәләре белән таныштыра.
«Җиңелмәс ул чечен» китабы, шулай ук мул документаль материаллар нигезендә, чечен халкының үз мөстәкыйльлеге өчен көрәшкә күтәрелүен, аны сугышта җиңеп чыгуын бөтен фаҗигале күренешләре белән күз алдына китереп бастыра. «Империяне үтерергә!» китабында да язучы-публицист каләменә хас җете буяулар белән чечен халкының йөз илле елга сузылган азатлык көрәшенең күп кенә аспектлары яктыртыла, әмма монда төп игътибар Кырым татарларының тарихи фаҗигале язмышын һәм хәзерге иҗтимагый-сәяси тормышын тасвирлауга юнәл телгән. Гомумән, әдипнең бу дүрт публицистик китабы мәгълүм сәбәпләр аркасында милләт буларак югалган яки әкренләп югала барган, ватаныннан аерылган, җиреннән-суыннан сөрелгән, аракыга батырылган, динсезләндерелгән, шулар аркасында биологик, физиологик һәм рухи сырхауларга дучар ителгән, шул ук вакытта зур тарихлы, мәдәниятле һәм горур табигатьле халыкларның йөрәк авазы булып яңгырый.
Әдипнең егерменче гасырның ахыргы, яңа гасырның беренче елларында иҗат ителгән күп санлы публицистик әсәрләре, мәкаләләре, эсселары, юлъязмалары, туган төбәгенә һәм якташларына багышланган «Минем Түгәрәк Имәнем» (1999), халык санын алу уңае белән язылган «Яңа сагыш» (2002) кебек китаплары да шул ук көрәш рухы, гаделлекне яклау, милләтпәрвәрлек идеяләре белән сугарылганнар. Алар гамьле укучыны да битараф калдырмадылар.
Бу елларда А. Хәлим сәнгатьле проза бабында да мәгълүм иҗади уңышларга ирешә. Аның «Өч аяклы ат» (1992) повесте, «Казыктагы итальян» (1999) новелласы һәм бигрәк тә «Татар вакыты» (1998) исемле кечкенә роман бүгенге татар прозасының яңа казанышы итеп бәяләнде.
Айдар Хәлим үткән гасырның 90 нчы елларында мәйданга чыккан милли-иҗтимагый оешмалар эшендә башлап йөри. Ул 1992 елдан татар халкының Милли Мәҗлесе депутаты, 1997—2001 елларда Мәҗлеснең рәисе. 1992 һәм 1997 елларда җыелган Беренче һәм Икенче Бөтендөнья татар конгрессында делегат булып катнашты.
Айдар Хәлим — 1976 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты (2003).
Төп басма китаплары
Беренчеләр: Шигырьләр һәм поэма (башкорт телендә).— Уфа: Башк. кит. нәшр., 1974.— 63 б.
Биктырыш: Балалар өчен поэма (башкорт телендә).— Уфа: Башк. кит. нәшр., 1975.— 48 б.
Мәңгелек мизгел: Әдәби портретлар (башкорт телендә).— Уфа: Башк. кит. нәшр., 1986.— 247 б.
Йөрәк ташы: Шигырьләр, балладалар, поэма.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1990.— 94 б.
Гомеремнең ун көне, яки Бер җинаять эзеннән: Фельетон.— Тольятти, 1996.— 670 б.— 10 000.
Минем Түгәрәк Имәнем: Васыять.— Уфа: «Вместе» нәшр., 1999.— 759 б.
Казлар көткәндә: Шигъри повесть.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2000.— 47 б.
Милли шигырьләр: Шигырьләр, балладалар.— Чаллы: «Хәерле иртә» нәшр., 2001.— 235 б.
Татар моңы: Хикәяләр, повесть, роман.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.— 384 б.
Тилергән сиреньнәр: Шигырьләр.— Казан: «Рухият» нәшр., 2003.— 607 б.