Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

Безнең юбилярлар

 Р. Мостафин күп еллардан бирле каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең легендар тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча тарихи-гыйльми тикшеренүләр алып бара. 1965 елда аның М. Җәлилгә багышланган беренче әсәре — «Поиск продолжается» китабы басылып чыга (Г. Кашшаф белән бергә язылган). Аннары бер-бер артлы рус һәм татар телләрендә «Поэзия мужества» (Мәскәү, 1966), «Муса Җәлил эзләре буйлап» (1968) китаплары һәм күп санлы мәкаләләре дөнья күрә. Ләкин әдәбиятчы-галим, ирешелгән белән генә канәгатьләнмичә, эзләнүләрен дәвам иттерә: архив киштәләрендә казына, төрле илләрдә яшәүче күп кенә кешеләр белән бәйләнешкә керә, Германиядә иҗат командировкаларында булып кайта, М. Җәлил эзләреннән Волхов сазлыклары аша җәяүләп уза һәм нәтиҗәдә Җәлилгә, җәлилчеләргә кагылышлы күп яңа фактларны ачыклый. Әнә шул материаллар нигезендә язучының рус һәм татар телләрендә «По следам поэта-героя» (Мәскәү, 1971), «Өзелгән җыр эзеннән» (1982), «Муса Джалиль» (Казан, 1986), «Жизнь как песня» (Мәскәү, 1987), «Җәлилчеләр» (1988) кебек монографик китаплары һәм ]М. Җәлил турында балаларга атап язган «Кечкенә Муса турында хикәяләр» (1975), «Красная ромашка» (Мәскәү, 1981) дигән җыентыклары басылып чыга