Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

Хисам Камаловның тууына 95 ел

1955 елда «Яңадан сафка» исемле беренче мөстәкыйль китабы, ә тагы бер елдан «Чияле тау» дигән икенче җыентыгы нәшер ителә. Шушы тәүге китапларындагы шигырьләрендә үк шагыйрьнең бөтен иҗатына хас темалар һәм сурәтләү үзенчәлекләре ачык билгеләнә. Аның игътибар үзәгендәге темалар — Ватан сугышы, Туган җир, Туган авыл, аның табигате, анда яшәгән җир кешеләре. Менә шуларны шагыйрь, тормыш дөреслегенә хилафлык китермичә, солдатларча кырыс һәм төгәл детальләр аша, табигый тонда сурәтләргә омтыла. Аның шигырьләре, форма, ритм җәһәтеннән кайчак кытыршырак тоелсалар да, укучыны үзенчәлекле шигъри образлары һәм фикер-хисләренең ихласлыгы һәм табигыйлеге белән җәлеп итәләр.