Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

Шәмсия Җиһангировага 70 яшь

Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова 1951 елның 28 февралендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Баек авылында туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә, урта белемне Казанның 10 нчы интернат-мәктәбендә ала. 1969–1974 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Университетны тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятына эшкә килә. 1975–1980 елларда гаиләсе белән Әлмәт шәһәрендә яши, анда 27 нче номерлы балалар бакчасында мөдир булып эшли. 1981 елда янәдән Казанга кайталар, Ш.Җиһангирова кабат китап нәшриятына эшкә урнаша. 1996 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Аны әүвәл әдәбият-сәнгать редакциясенә мөхәррир итеп, аннан баш редакциянең өлкән мөхәррире итеп күчерәләр. Нәшриятта Ш.Җиһангирова 1988 елга кадәр эшли, 1988–1991 елларда ул Татарстан Мәдәният министрлыгының Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту үзәгендә уку-укыту, кулланма әсбапларын нәшер итү бүлеген җитәкли. 1992 елның мартында аны Татарстан дәүләт радиокомитетына эшкә чакыралар. Шунда ул 2002 елның август аена кадәр музыкаль тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли. 2002 елда Татарстан хөкүмәте карары белән «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештырылгач, Ш.Җиһангирова радионың баш мөхәррире вазифаларын башкара. Шагыйрә, 1999 елда Төркиядә узган Беренче бөтендөнья төрки хатын-кызлар корылтаенда катнашып, татар хатын-кызының хәзерге хәле, җәмгыятьтә тоткан урыны, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясый.
Ш.Җиһангирова башка бик күпләр кебек бик яшьли каләм тибрәтә башлый. Матбугатта Муса Җәлилгә багышланган беренче шигыре Мөслим район газетасы «Авыл утлары» нда 1966 елда дөнья күрә. Казанда интернат-мәктәптә укыганда инде балалар өчен язган шигырьләре республика газеталарында да басыла. Ә студент тормышы булачак шагыйрәне чын мәгънәсендә әдәбият-сәнгать кочагына суырып ала. Шәмсия университет студентларының «Әллүки» әдәби берләшмәсенә яратып йөри, шул исемдәге стена газетасының җаваплы мөхәррире вазифаларын башкара, хор түгәрәгендә җырлый, тынлы оркестрда думбрада уйный. Шигырьләре бер-бер артлы «Идел» альманахында басыла, зур бер циклы Шәмсия Гарипова исеме астында яшь авторларның серияләп чыга торган «Беренче карлыгачлар» (1974) күмәк җыентыгына урнаштырыла. Шулай да үз шигырьләре генә тупланган мөстәкыйль китабы чыкканны аңа әле тагын ун еллап көтәргә туры килә («Төсле моң» җыентыгы, 1985). Аннан яшьлек романтикасы һәм сагышлы моң белән өртелгән «Яшел гармун» повесте (1987), балалар өчен шигырьләре тупланган «Балачак кая китә?» (1989) җыентыгы һәм лирик шигырьләрен, җырларын эченә алган «Ни өчендер безнең язмыш шундый» (1996), «Җирсү» (2001) исемле күләмле китаплары дөнья күрә. «Җирсү» җыентыгы, елның иң күп укылган китабы буларак, 2002 елда Беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.
Шәмсия Җиһангирова – нечкә хисле шагыйрә. Аның лирик яңгырашлы, халык җырларына хас эчке моң-сагыш белән өртелгән шигырьләренә бик күп үзешчән һәм профессионал композиторлар тарафыннан көйләр языла. «Нишлим», «Тик син диеп» (Ф.Әхмәтов музыкасы), «Ак күлмәгем», «Пар канатлар» (И.Дәүләтшин музыкасы), «Ниләр җитмидер күңелгә», «Ни өчендер безнең язмыш шундый» (Л.Батыр-Болгари музыкасы), «Бураннар» (Р.Нәгыймов музыкасы), «Минем кадерлеләрем» (М.Гыйләҗев музыкасы), «Күрәсем килгән иде» (Г.Сафиуллин музыкасы), «Җирсү» (А.Шакиров музыкасы), «Мәңге бергә» (Г.Мингалиев музыкасы), «Сагынам сине, әнием», «Гомерләр үтмәгән» (А.Хөсәенов музыкасы) – болар озак еллар буе һәрдаим җырлана торган җырлар мисалыннандыр.
Шәмсия Җиһангирова шигъриятенең төп үзенчәлеге шунда: ул хис-кичерешләрне гади буяулар белән,төгәл итеп бирергә омтыла.Мондый поэзия кешене үзенә тарта,ышандыра, шуңа күрә Шәмсия Җиһангирова, халык алдында чыгыш ясый башлау белән, тиз арада тыңлаучыларның үз кешесенә әверелә.
Шәмсия Җиһангирова шигырьләрен яратып укучы кешеләр бик күп. Шагыйрәнең беренче китаплары ук укучылар тарафыннан җылы кабул ителде, композиторлар аның шигырьләренә бик матур җырлар яздылар.Шигырьләре шагыйрәнең күңелендәге хис-тойгыларны ачып бирә. Аларны укыган саен укыйсы килә. Шагыйрәнең шигырьләренең йөгерек тел белән язылганлыгы күпләргә мәгълүм. Бәлки, шуңа күрәдер дә – композиторларыбыз аның иҗатына аеруча еш мөрәҗәгать итәләр. Танылган җырчы Габделфәт Сафин башкаруындагы «Ак күлмәгем» җыры инде ничә еллар сәхнәдән, экраннардан һәм радиоэфирлар аша яңгырый. Шәмсия апа үзе дә бик матур итеп җырлый.
Аның проза әсәрләре дә китап сөючеләр күңелен яулап алды. Шәмсия Җиһангирова – хәзерге вакытта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәре, «Болгар» радиосында «Яшәү яме» дигән популяр тапшыруны алып баручы. Тормыш юлын, иҗатын, эшчәнлеген татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә багышлаган шәхес буларак, ул – күпләргә үрнәк. Шәмсия апа үзе дә бик матур итеп җырлый.
Тормышка карыйм да –сокланам,
Шатлыктан матур җыр көйлимен;
Бар бит дип куанам минем дә
Үз илем, үз җирем, үз телем.
Кайларга барсам да, һәрвакыт
Шулардан нур алып йөримен.
Ни булыр иде, дим, булмаса
Үз телем, үз илем, үз җирем?!
Шушы өч кыйммәткә алмашка
Һичнәрсә теләми күңелем!
Беркемгә бирәчәк түгелмен
Үз җирем, үз телем, үз илем