Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

Мөхәммәт Мәһдиев

1944 елда Сикертән авылындагы җидееллык мәктәпне һәм 1947 елда Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, шул ук районның Сеҗе урта мәктәбеңдә бер ел өлкән пионервожатый булып эшли, аннары, 1948 — 1950 елларда, хәзерге Саба районының Керәнле җидееллык мәктәбендә тарих фәне укыта. 1950 — 1954 елларда Балтик хәрби флотында хезмәт итә. Флоттан кайткач, 1955 — 1960 елларда, Арча төбәге мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1959 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлеген тәмамлый. 1960 елда М. Мәһдиев В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә һәм, аны уңышлы тәмамлап, 1964 елның мартында «Татар совет әдәби тәнкыйте (1917 — 1932 еллар)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
Аспирантураны тәмамлаганнан бирле М. Мәһдиев университетның татар әдәбияты кафедрасында башта ассистент, өлкән укытучы, ә 1968 елдан доцент булып эшли. Ул — 1961 елдан КПСС члены иде.
М. Мәһдиев — иҗат юлын әдәбиятчы һәм әдәби тәнкыйтьче булып башлаган язучы. Аспирантурада укыган елларында ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү мәсьәләләре белән кызыксына башлый һәм алтмышынчы еллар дәвамында республика матбугаты битләрендә шул темаларга багышланган бер төркем мәкаләләрен бастыра. Аның Таип Яхин, Габделмәннан Рахманколый, бертуган Гобәйдулла һәм Габдулла Бубилар кебек унтугызынчы йөз ахыры һәм егерменче йөз башы татар мәгърифәтче педагоглары, Г. Сәгъди, Гали Рәхим, Г. Нигъмәти, Ф. Сәйфи-Казанлы кебек совет чоры әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләре турында бай архив материалларына нигезләп язган мәкаләләре, иҗат портретлары, фольклористика һәм әдәбият фәненең аерым проблемаларын тикшергән гыйльми-тәнкыйди хезмәтләре киң җәмәгатьчелектә тирән кызыксыну уяталар.
Язучы-прозаик буларак исә М. Мәһдиевнең исеме матбугатта бераз соңрак, алтмышынчы елларның ахырларыннан күренә башлый. 1967 елны «Казан утлары» журналының бишенче санында «Этюдлар» дигән гомуми баш астында аның берничә кыска хикәясе — әдәби парчалары басылып чыга, ә тагын бер елдан шул ук журнал битләрендә (1968 ел, 5 сан) «Без — кырык беренче ел балалары» исемле беренче повесте дөнья күрә. Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училищесында укучы яшүсмерләрнең көндәлек тормышын, аңы формалашуын, дөньяны танып белергә өйрәнүләрен кызыклы ситуацияләр, оста тотып алынган тормыш детальләре һәм үзенчәлекле кеше характерлары аша гаҗәеп җанлы итеп гәүдәләндергән, композицион яктан җыйнак эшләнгән һәм күп бизәкле, җор, үткен тел белән язылган әлеге повесть укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алына.
Шуннан соң иҗат ителгән күләмле әсәрләре — сугыштан соңгы беренче елларда авыл интеллигенциясе, мәктәп тормышы, укытучы-фронтовикларнын укыту-тәрбия өлкәсендә фидакяр, намуслы хезмәте турындагы «Фронтовиклар» (1972) романы һәм, тематик эчтәлеге ягыннан шул ук авыл тормышын, сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордагы колхоз чынбарлыгын, аның кешеләрен үзәккә алып, шул заманга хас күп төрле иҗтимагый, әхлакый-фәлсәфи проблемаларны художник күзе аша анализлаган, актуаль яңгырашлы, халыкчан рухлы «Каз канатлары» (1975) романы, «Кеше китә - җыры кала» (1978), «Торналар төшкән җирдә» (1978), «Ут чәчәге» (1980), «Исәнме, Кәшфи абый!» (1982) кебек повестьлары белән М. Мәһдиев татар әдәбиятының алгы сафына баса.
М. Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар. Ул әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм аны сәнгатьчә сурәтләү алымнарында гаять үзенчәлекле язучы. Аның күпчелек әсәрләрендә* башыннан ахырына кадәр үтәли сузылып бара торган сюжет сызыгын очратмыйсың. Тоташ конфликт, үзәк ситуация төенләнеше дә юк. Автор бер вакыйгадан икенчесенә, бер урыннан икенче урынга, бер дәвердән икенче дәвергә, күперләр салып тормыйча, җиңел күчеп йөри. Шуңа бәйле рәвештә аның язу стиленең характеры да үзгәрә: кырыс реализм, драматизм, юмор, лиризм, сатира үзара бер-берсе белән гел аралашып, чиратлашып бара. Гомумән, нечкә юмор, ирония, киная, җорлык, халыкчан тапкырлык язучы стиленә хас төп сыйфатлардан саналалар.
М. Мәһдиев — драматургия жанрында да көчен сынап караган язучы. 1983 елда әдипнең хезмәткә бәйләнештә гаилә һәм әхлак проблемаларын яктырткан «Борчулы өч көн» исемле комедиясе Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уйналды.
1984 елда «Казан утлары» журналында авторның бүгенге авыл тормышына багышланган «Мәңгелек яз» (1982) исемле яңа романы басылып чыкты. М. Мәһдиев 1983 елның январеннан РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем йөртә.
М. Мәһдиев—1969 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.