Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

21 нче сентябрь - Халыкара тынычлык көне

Тынычлык планета халкының күпчелеге өчен  тормыш чынбарлыгы булса  да, дөньяда атышларның тынып торганы  юк  әле.  Тынычлык кайбер илләрдә  яшәүчеләр өчен татлы хыял гына булып кала. Ел  саен 21 сентябрьдә билгеләп  үтелгән Халыкара   көн миллионлаган  кешеләрне тынычлык   турында  уйланырга, шул хакка  ни булса да эшләргә тырышырга  мәҗбүр итә.