Туфан Миңнуллинның туган көне.
Драматург һәм прозаик Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта районның Олы Кариле һәм Кама Тамагы сельполарында хисапчы-счетовод, аннары, Казанда бухгалтерлар әзерләү курсларын тәмамлагач, комсомол путевкасы белән чирәм җирләргә китеп, Кустанай өлкәсендәге бер совхозрабкоопта баш бухгалтер булып эшли. 1956—1961 елларда Т. Миңнуллин Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге Театр училищесында укый. Училищены тәмамлап кайткач, аны Минзәлә дәүләт драма театрына актер итеп җибәрәләр. Бераздан ул Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына күчерелә һәм анда 1964 елның көзенә кадәр эшли. 1964—1967 елларда Т. Миңнуллин—Казан телестудиясендә өлкәд редактор, аннары берникадәр вакыт «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1968 елның көзеннән ул бөтенләе белән әдәби иҗат эшенә күчә.