Юбиляр язучы Мәҗит Гафури
(1880—1934)
Татар һәм башкорт халык шагыйре Мәҗит Гафури үз иҗат язмышлары белән илебезнең күпмилләтле культуралары тарихын, әдәбиятлары үсешен чагылдырган мактаулы әдипләр рәтенә керә. Аның иҗаты XX йөзнең беренче утыз елы дәвамында Идел буенда һәм Уралда барган әдәби хәрәкәтнең төп тенденцияләре белән аерылмас бәйләнештә үсте.Гафури — безнең илдәге өч зур революциянең замандашы. .Әдәбият мәйданына шагыйрь бөтен ил белән бергә татар һәм башкорт массаларын да уяткан 1905 ел революциясе алдыннан чыкты. Бу чор үтә катлаулы, каршылыклы иде. Заманның җил-давыллары Гафурины да читләтмәде. Шагыйрь үзе дә бик актив рәвештә чорның киеренке тарихи шартлары эчендә зур иҗат юлы үтте.Аның иҗаты тулы мәгънәсендә тормышчан һәм халыкчан булып формалашты. Үзенең ашкынулы эзләнү һәм кыенлыклар белән тулы гомерен шагыйрь чын-чыннан халык улына хас намус белән кичерде. Халык бәхете өчен көрәшүче геройга, гади хезмәт кешеләренә зур мәхәббәт һәм халыкка намус белән хезмәт итү теләге Гафуриның бөтен иҗат юлын яктыртып торды.
