«Онытылмас бу көннәр гомергә”
Шагыйрь, хикәяче, романчы, публицист һәм драматург Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) 1910 елның 1 июнендә элекке Казан губернасының Спас өязе (хәзер Татарстан Республикасының Әлки районы) Иске Камка (борынгырак исеме – Мәүләшә) авылында Хәсән Миндубаев исемле игенче гаиләсендә туа. 1921 елда унбер яшьлек Нәбиулла Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәрендәге балалар йортына килеп эләгә. Шунда җидееллык мәктәпне тәмамлап, фабрика завод өйрәнчекләре мәктәбендә укуын дәвам итә. Нәби Дәүли – катлаулы тормыш юлы үткән шагыйрь һәм язучы. Аның шагыйрь буларак таланты утызынчы елларда ук ачыла башлый. Ә зур әдәбият мәйданына ул кырыс тормыш сынаулары аша килә.
Нәби Дәүли күпсанлы лирик, сәяси-публицистик, сатирик шигырьләр, балладалар, «Берлинда окоп» (1955), «Авыл дәфтәре» (1954–1967) кебек күләмле поэмалар, проза әсәрләре, сугыш чорындагы шәхси кичерешләренә нигезләнеп язылган «Яшәү белән үлем арасында» (1958) дигән повесте һәм «Җимерелгән бастион» (1965) романын иҗат итеп татар әдәбияты тарихында күренекле урын алган әдип. Аның турында тулырак мәгълуматны шушы сайттан укып белә аласыз.
https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/dauli.htm