Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

Җырлар аша яшьлегемә кулым сузам

Сәхнәдә чыгыш ясаучылар Ямаширмәнең  “ Чияләр” һәм Коркачык мәдәният йортының “Коркачык җәүһәрләре “ ансамбле коллективлары иде. Аларның чыгышлары үзара ярыш формасында- җырлар, биюләр, такмаклардан торды. Безнең бәйрәмгә кунак булып килгән  “ Коркачык җәүһәрләре “ ансамбле коллективы безнең өлкәннәр өчен яңалык булды. Ансамбльнең артистлары , өлкән кешеләр булгангамы, күбрәк халык җырларына игътибар бирделәр.Кунаклар Габдулла белән Мәдинә Мортазиналар, киленнәре Эльза тамашаның үзәгендә булдылар. Аларның җырлары, биюләре сәхнә бизәге итеп кабул ителде.Үзләренең моңлы, матур җырлары белән Дилбәр Мөхәммәтҗанова,Гөлсинә Хәсбиуллиналарны  өлкәннәр көчле алкышларга күмделәр.Ике кодагый  Мәдинә Мортазина белән Фирдәвес  Хәйретдиноваларның шаян такмаклары залны көләргә мәҗбүр итте.