«Язмышның туган көне» Балалар язучысы, шагыйрь Галимҗан Гыйльмановка 65 яшь
Балалар язучысы, шагыйрь Галимҗан Гыйльмановка 65 яшь (1957) Язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы (әдәби тәхәллүсе — Галим Әсәнов) 1957 елның 1 февралендә Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында колхозчы гаиләсендә туган. Мәшһүр шагыйрь Шәехзадә Бабичны (1895— 1919) биргән авылда туып үсү, белем алу Галимҗанның алдагы язмышында хәлиткеч рольләрнең берсен уйный. Әсән урта мәктәбендә укыганда ук ул әдәби иҗатка тартыла, беренче шигырьләрен, хикәяләрен яза. Дүртөйле район газетасында исеме күренә башлый.
Бүген, 1 февраль көнне Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә укучылар өчен шагыйрънең туган көненә багышлап китап күргәзмәсе әзерләнде.