Татар драматургы, балалар шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбанга 1 гыйнварда 65 яшь тулды
Якташ язучыбыз,татар драматургы, балалар шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбанга 1 гыйнварда 65 яшь тулды.
Рафис Корбан 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Биектау (элекке Дөбъяз) районы Кече Битаман авылында дөньяга килә. Шуңа карата Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә Рафис Корбанга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә олы укучылар һәм балалар китаплары урнаштырылды. Килгән укучылар бик кызыксынып таныштылар китаплар белән.