Сабан Туе 2021 ел!
Сабантуй-бу бәйрәмдә хезмәт халкының бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары бергә кушыла. Сабантуй бик борынгы да, шул ук вакытта, олысын-кечесен, туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләребезне бер мәйданга җыйный алган бәйрәм дә ул. Алан-Бәксәр авылы быел Сабантуй бәйрәмен гөрләтеп 13 июнь көнне уздырып үтте. Гадәттәгечә бәйрәм бик күңелле узды, килгән кунакларыбыз өчен төрле уеннар уйнатылды, алар тәмле "Чәк-чәк" күчтәнәчләр белән сыйландылар,көрәштә катнаштылар. Һәм чакырылган татар эстрадасының җырчылары тагын да бизәделәр бәйрәмебезне.