Алан-Бексерская сельская библиотека - филиал № 4

1 июнь - Балалар көне.

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм турындагы карар 1949 нчы елның ноябрендә хатын-кызлар Халыкара демократик федерациясе махсус сессиясендә кабул ителә.  Балаларны халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.Жир йөзендә яшәүче барлык милләт вәкилләрен бүгенге бәйрәм көне белән котлыйбыз!  Шушы  бәйрәм уңаеннан Алан-Бәксәр авыл мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Алан-Бәксәр авыл китапханәче, балалар өчен 1 июнь көнне күңелле Сабантуе уздырдылар. Бәйрәмдә төрле актив уеннар уйнатылды, кызыклы викторина уздырылды.