«И туган тел, и матур тел» -шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 135 ел - шигырь уку сәгате,китап күргәзмәсе
26 апрель көнне Халкыбызның Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулды. Габдулла Тукай шигърияте үзе яшәгән һәм аннан соңгы дәверләрдә күп әдипләр өчен рухи маяк, илһам һәм акыл чыганагы булып торган шәхес. Тукайның шигырьләрен, әсәрләрен укымаган, аның турында сокланмаган татар кешесе юктыр. Гомумән, татарларга гына түгел, бөтен дөньяга якын кеше ул. Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына яңа милли поэзиягә, заманча татар теленә нигез салучы бөек шагыйрь буларак керде.Шушы бәйрәм уңаеннан Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә «И туган тел, и матур тел» дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм шигырь уку сәгате узды.