«Таң җиле»- язучы Фоат Садриевка 80 яшь
10 март көнне язучы-прозаик һәм драматург Фоат Садриевка 80 яшь тулу уңаеннан Алан-Бәксәр авыл китапхаәсендә «Таң җиле» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде.Укучылар язучының танылган китаплары белән таныштылар. Язучы-прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туа. Үз авылларында – җидееллык, аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир вазифаларын башкара. ... Шул елларда төп эшеннән аерылмыйча укып, 1965 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. 1981–1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы берьеллык Югары театр курсларында укып кайта. Фоат Садриев – ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы.