“Иң татлы тел – туган тел. Анам сөйләп торган тел.”
4 март көнне Алан-Бәксәр авыл китапханәчесе Хайруллина Ләйсән “Золушка” балалар бакчасында кунакта булды. Балалар бакчасында тәрбияче Маликова Гөлшат Илдаровна белән берлектә балалар өчен “Туган тел” темага карата күңелле чара уздырылды. Туган тел нинди мөхим икәнлеген, үз туган телен белеп, хөрмәт итеп, онытмыйча үсүләрен сөйләдек. Шулай ук нәни дусларыбызга “Туган тел”гә карата терле сораулар бирелде. Ахырдан балалар әкият сорауларына,табышмакларга җаваплар бирделәр, бик күңелле ял иттеләр.Китапханәче балаларга алып килгән яңа китаплар белән таныштырды. Китапханәдән килгән әкият китапларын бик кызыксынып карадылар.