Алан-Бексерская сельская библиотека - филиал № 4

Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте. (Чишмә юлын чистарту)

Чишмәләр - кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрә торган табигать байлыклары. Алар турында "Башы - тауда, аягы - диңгездә", дигән табышмак та бар. Ул чишмәләрнең җитез, йөгерек, халыкка хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли. Көмештәй саф сулы, тәннәргә һәм җаннарга сихәт бирүче чишмәләр минем туган Алан-Бәксәр авылымда да бар. Чишмә бик матур һәм уңышлы урында урнашкан.Хәзер инде   авылыбыз Чишмәсенә авыл халкы гына түгел, шәhәр кешеләре дә килә. Чишмә һәм чишмә янын чистарту - изге эш.