Алан-Бексерская сельская библиотека - филиал № 4

Тел - рухи дөнья көзгесе

Татар теле – Тукай теле. Аның шигырьләрендә туган телне ярату, туган илгә булган мәхәббәт белән үрелеп килә. Шуңа күрә дә туган телне ярату ватанга тугрылыкка, ата – ананы яратуга, хөрмәт итүгә тиң. Әйе, ана теле бер була. Ул безгә әнкәебезнең күкрәк сөте аша керә. Балага иң якын кеше - аның әнисе. Беренче сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә “әннә”. Һәр халык үз телен яратып “Ана теле” дип атый.Быел 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләнеп үтәчәк. Шул уңайдан 21  гыйнвар көнне Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә "Тел – рухи дөнья көзгесе" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу, урнаштырылган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, укучылар яңа кайткан китаплар белән таныштылар.