«Туган ягым – яшел бишек»- язучы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел
(1901 - 1999) Гомәр Бәширов 1901 елның 7 гыйнварында элеккеге Арча волостеның Яңа Сала авылында крестьян гаиләсендә туа. 7 яшеннән мәзиндә кыш буе белем ала, икенче елны мәдрәсәгә керә. Ләкин ул мәдрәсәне тәмамлый алмый: аның абыйсын солдатка алалар. Әтисе бик еш авырый башлаганга күрә, төп авырлык Г.Бәширов җилкәсенә төшә. 1919 елның җәендә язучы Арча өязенең Урта Бирәзә авылында укытучы булып эшли башлый. ... Гомәр Бәширов – озак еллар буе җәмәгать эшләре алып барган язучыларның берсе. Ул Татарстан Язучылар берлеге рәисе була. Берничә мәртәбә ССРБ һәм РСФСР Язучылар союзы идарәсе составына кертелә. Ике мәртәбә ССРБ Югары Шурасына депутат итеп сайлана