Алан-Бексерская сельская библиотека - филиал № 4

Язучы Камил Кәримовка 70 яшь

Бүген танылган язучыбыз Камил Кәримов – татар романын заманча, сәнгати биеклеккә күтәргән сирәк каләмдәшләребезнең берсе. Камиллеккә ирешү юлында яшьләребезгә Камил Кәримовтан җиң сызганып өйрәнергә була. Ркаил Зәйдулла, шагыйрь, драматург, прозаик, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты. Бүгенге татар прозасын Камил Кәримов әсәрләреннән башка күз алдына китереп булмый. Иҗат юлын балалар өчен хикәяләр, юморескалар белән башлаган иде. Әдәбиятта һәрбер үрне ул әзерлек белән, җайлап ала белде.1 июль көннен 2020 елда Камил Кәримовка 70 яшь тулу уңаеннан Алан-Бәксәр авыл  китапханәсендә  китап-күргәзмәсе оештырылды.