Әниемнең көчле куллары!
22 ноябрь көнне мәктәп балалары белән берлектә әниләр көненә багышлап "Әниемнең көчле куллары" дигән матур музыкаль кичә үткәреп җибәрдек.Сәхнәдә әниләребезне котлар өчен, нәни бакча балаларыбыз да чыгыш ясадылар.Алар матур җыр жырладылар, бию бүләк иттеләр.Мәктәп укучыларыбыз да әниләребезгә матур жырлар , шигырьләр әзерләгәннәр иде.Без мәктәп укучы кызларыбыз белән бергә Тази Гиззатның әсәре буенча "Кыю кызлар"спектаклен күрсәттек.