95 лет татарскому поэту Хисаму Камалу
Хисам Камалов (Хисам Нуретдин улы Камалов) – язучы, фронтовик шагыйрь, Тукай бүләге иясе. 1926 елның 14 апрелендә Татарстан АССРның Бөгелмә кантоны (хәзерге Әлмәт районы) Кама-Исмәгыйль авылында туган.
Беренче әдәби тәҗрибәләре студент елларына туры килә. Тәүге шигырьләре “Татарстан яшьләре”ндә, соңга таба “Казан утлары”нда басыла.
1955 елда “Яңадан сафка” исемле беренче китабы, 1956 елда “Чияле тау” исемле икенче китабы дөнья күрә. Төп темалары – Бөек Ватан сугышы, туган җир, туган авыл табигате, андагы кешеләр язмышы[3].
“Яну” (1958), “Мәхәббәт хакы” (1961), “Туган җирдә” (1964), “Әнкәй истәлеге” (1964), “Яшьлек елмаюы” (1973), “Күңелдәге язулар” (1966) поэмалары бар.
1970 елдан башлап, проза әсәрләре яза башлый. Үз замандашларының гыйбрәтле язмышларын кырыс һәм төгәл детальләр аша сурәтләгән “Һәркемнең гомере бер генә” (1975), “Безне өйдә көтәләр” (1982), “Үлгәннән соң яздым” (1989), “Түләнмәгән күз яше” (1995), “Үксезләр” (2004) һ.б. романнары бар[4].
1955 - 2000 елларда татарча һәм рус теленә тәрҗемәдә 28 китабы дөнья күрә.