Язучы Ренат Гаффарга 70 яшь
Хикәяче, публицист Ренат Гаффар (Ренат Габдрахман улы Гаффаров) 1951 елның 11 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында колхозчы гаиләсендә туа. Күп кенә каләм ияләренә канат биргән Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул 1969-1974 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем ала. Яшь белгечнең шуннан соңгы тормыш юлы тулаемы белән газета-журнал редакцияләрендә мөхәррирлек хезмәтенә багышланган дип әйтергә мөмкин: егерме елга якын ул республиканың үзәк газетасы «Социалистик Татарстан» редакциясендә әдәби хезмәткәр, мөхбир-корреспондент, «Шәһри Казан» газетасында бүлек мөдире (1992-1994), гомумтатар газетасы «Татар иле»нең баш мөхәррире (1995-1996), «Салават күпере» балалар журналында бүлек мөхәррире (1997-2003) вазифаларын башкара. 2004 елдан ул «Мәдәни җомга» газетасының әдәбият бүлеген җитәкли.