Кеше китә - җыры кала
Тема : Человек уходит - песня остается
Свой творческий путь Мухаммад Магдиев начинал литератором и литературным критиком. В годы учебы в аспирантуре он начал интересоваться вопросами развития татарской общественной мысли, истории литературы и литературной критики, научного изучения устного народного творчества. В течение 1960-х годов опубликовал на страницах республиканской прессы ряд статей, посвященных этим темам. За повести «Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү» в 1990 году он был удостоен Государственной премии Республики Татарстан имени Г. Тукая, а в 1993 году за народное литературное творчество Указом Президента Татарстана М. Ш. Шаймиева ему было присвоено почетное звание «Народный писатель Республики Татарстан». В Чиршинской сельской библиотеке сделана выставка книг «Человек уходит – песня остается». Выставка призвана познакомить читателей с биографией и творческим наследием народного писателя. Произведения Мухаммада Магдиева всегда привлекают внимание читателей и привлекают их внимание.
Тема: Кеше китә - җыры кала
Мөхәммәт Мәһдиев – иҗат юлын әдәбиятчы һәм әдәби тәнкыйтьче булып башлый. Аспирантурада укыган елларында ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү мәсьәләләре белән кызыксына башлый. 1960 нчы еллар дәвамында республика матбугаты битләрендә шул темаларга багышланган бер төркем мәкаләләрен бастыра. «Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә» һәм «Бәхилләшү» повестьлары өчен ул 1990 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була, 1993 елда исә халыкчан әдәби иҗаты өчен аңа Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә. Чыршы авыл китапханәсендә «Кеше китә – җыры кала» дигән исем белән китаплар күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмә укучыларны әлеге халык язучысының биографиясе һәм иҗади мирасы белән таныштыруга юнәлдерелгән. Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре һәрвакыт укучыларның игътибарын җәлеп итә һәм итәчәк.