«Законнар кайда туа»
2022 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы бәйрәм көнен - Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтә. 1992 елда Югары Совет тарафыннан Татарстан Республикасының Төп кануны кабул ителә. Конституция хәзерге хокукый системаның формалашуында хәлиткеч роль уйнады, кешене, аның тормышын, хокукларын һәм милеген иң югары хәзинә дип игълан итте. Татарстанда мөһим документ кабул ителгәннән бирле күп еллар узды. Чыршы авыл китапханәсендә «Законнар кайда туа»темасына әңгәмә үткәрелде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. Сез нинди законнарны беләсез? (Мәгариф турында ТР кануны, ТР Гаилә кодексы, ТР Бюджет кодексы, ТР Дәүләт символлары турында канун, ТР Сайлау кодексы, ТР Экология Кодексы)