Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Коррупция – җәмгыятькә куркыныч»

28 октябрь көнне, Чыршы авыл китапханәсендә яшьләр өчен  «Коррупция – җәмгыятькә куркыныч» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Чара барышында, коррупциянең дәүләт хакимиятеннән шәхси файда алу максатында явызларча файдалану икәнен, аның барлыкка килү сәбәпләрен һәм аңа каршы көрәш буенча нинди чаралар күрелүен белделәр. Намус белән, яшәргә һәм эшләргә, нәтиҗәле көрәшергә, коррупциягә каршы торырга һәм РФ законнарын төгәл үтәргә кирәк. Чарада катнашучылар коррупция темасына «Ришвәт нәрсә ул? », «ришвәт алу» һәм «ришвәт бирү» өчен җинаять җаваплылыгы турында белделәр.