Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Китаплы гаилә - бәхетле гаилә»

24 октябрь көнне, Чыршы авыл китапханәсендә балалар, аларның әниләре һәм әбиләре белән берлектә «Безнең гаилә – китап дуслары» дип исемләнгән бәйге оештырылды. Китапханәдә бу юнәлештә актив эш алып бара. Гаилә ул - олы сүз. Укуга кызыксыну беренче гаиләдән башлана, тәрбияләнә. Чөнки беренче китабын бала өйдә, әти - әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти - әни авызыннан ишетә. Бу бик мөһим, чөнки гаилә - ул хезмәттә, терәктә, мәхәббәттә, дуслыкта, якын кешеләр турында кайгыртуда. Гаилә һәм китапханә арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, әдәби образлар аша балаларны тәрбияләүнең әһәмиятен төшендерү, гаиләдә бергәләп китап укуның файдалы якларын ачу максатыннан «Китаплы гаилә - бәхетле гаилә» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе урнаштырылды.