Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Хайваннар дөньясы»

22 октябрь көнне,  Чыршы авыл китапханәсендә Халыкара хайваннар көне уңаеннан китаплар күргәзмәсе оештырылды  һәм китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Күргәзмәгә  китапханәдә  булган  китаплардан  төзелде.  Әңгәмәнең максаты:    балаларга  табигатьне,  хайваннарны яратырга, аларны сакларга, рәнҗетмәскә  өйрәтү.  Хайваннар турында мәкальләр  әйтергә, табышм акларга җаваплар табу. Китапханәче балаларга кече туганнарыбызга карата сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге, әйләнә - тирә мохитне саклауның мөһимлеге - хайваннарның яшәү урыннары турында сөйләде. Балаларны «Хайваннар дөньясы», «Барысы да хайваннар турында», «Тере табигать», «Бөҗәкләр» һ.б. дип аталган энциклопедик басмалар урнаштырылды. Китапханәче балаларга хайваннар турында сораулар бирә, ә балалар ул сорауларга җавап буларак үз йортларында яшәүче хайваннары  турында җентекләп сөйләрләделәр.