«Кешене китап үстерә»
Сергей Еенинның тууына 130 ел тулды. Кыска гына гомерендә ул 400 дән артык шигырь һәм поэма иҗат итә. 20 октябрь көнне, Чыршы авыл китапханәсендә шагыйрьнең юбилее уңаеннан «Бөтен җанымны сүзгә салырмын» дигән әңгәмә үткәрелде. Китап сөючеләр аның тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар белделәр, табигать, дуслык, мәхәббәт, әнисе һәм Россия турында лирик юллары яңгырады. Сергей Еенинның шигырьләре туган авылын, балачагын сагыну белән сугарылган. Аларның күбесе популяр җырларга әверелде. Китапханәче «Кешене китап үстерә» дигән китап күргәзмәсен тәкъдим итлде: биредә шагыйрьнең шигырьләр җыентыклары һәм якыннары һәм замандашлары истәлекләре язылган китаплар булды.