Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булыйк»

7 октябрь көнне,  Чыршы авыл китапханәсендә «Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булыйк» - шәфкатьлелек турында әңгәмә үткәрелде. Китапханәче, әңгәмә барышында янәшәбездә кечкенә балалар, өлкән әби, бабайлар, авыру, хезмәткә яраклылыкны югалткан кешеләргә мәрхәмәтле, игътибарлы булырга, хәлләрен белеп, булышып торырга кирәклеген аңлатып үтте. Шәфкатьлелек турында әңгәмәнең дәвамы физик мөмкинлекләре чикле булган иҗат кешеләренең тормыш һәм иҗат юллары белән таныштыру максатынна. «Сынмасын күнелегез» дип исемләнгән күргәзмәдә Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйров, Рәниф Шәриповның балалар өчен язылган китаплары урын алды. Аларның иҗатыннан шигырьләр, әкиятләр укылды. Китаплар күргәзмәсендәге язучыларның аянычлы тормышлары балаларның күңелләрендә озак сакланыр