«Сез иң гүзәл кеше икәнсез»
Чыршы авыл китапханәсендә 6 октябрь көнне, «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дип исемләнгән әңгәмә үздырылды. Китапханәче хәзергесе вакытта эшләүче һәм лаеклы ялда булучы авылыбызның укытучылары фотоларыннан «фотоальбом»га күзәтү оештырды. Әңгәмә барышында авылыбыздагы беренче мәктәп ачылган мизгелләрне искә алудан башланды. Аннары фотоальбомдагы бер – бер артлы төрле елларда эшләүче ветеран һәм хәзерге вакытта белем бирүче укытучылар белән таныштырылды. Алар үзләрен укыткан дәвердә булган авырлыкларны һәм күңелле вакытларны, мизгелләрне искә алдылар. Укытучының абруе һәрчак саклансын иде. Белем бирү - дөньяда иң борынгы, иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе.