Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Балалар һәм китап»

Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве – бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Безнең авылда да татар, рус милләтеннән кешеләр яши. Без, халык нинди милләттән булуына карамастан, аларга хөрмәт белән карарга өйрәтәбез, бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбыз йолаларына хөрмәт тәрбиялибез. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә дуслыгын ныгыта.Балаларны матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатыннан 22 июль көнне,Чыршы авыл китапханәсендә «Балалар һәм китап» дигән темага китаплар күргәзмәсе, әңгәмә үткәрелде. Бу күргәзмәдә без балалар кызыклы, файдалы китаплар белән даими рәвештә аралаша алсын өчен, китапка кызыксыну уяту өчен, аларны тылсымлы китап дөньясына җәлеп итү өчен эшләнде. Үз телендә матур итеп сөйләшә белгән бала киләчәктә дә үз милләте белән горурланып яшәячәк.