«Мәкаль - сүзнең җимеше»
«Һәр халыкның мәкале үзенчә. Менә шулардан мәкальнең иң зур күпчелеге һәр халыкның үз иҗтимагый - тарихи тормыш тәҗрибәләреннән һәм ышануларыннан, аның үз теленең иҗат һәм сурәтләмә мөмкинлекләренә таянып барлыкка килгәнлеге аңлашыла. Аның кайчан туа башлаганы билгесез, авторлары исемсез, шулай ук аның әле дә туудан туктаганы юк. Тормыш һәм халык яшәгән җирдә аның тумавы мөмкин дә түгел: чөнки кеше үз табигате буенча шагыйрь, үзе тәҗрибә һәм иҗат иясе. Шунлыктан мәкаль башлап ялгыз кеше авызыннан әйтелсә дә, һәр уңышлы иҗатны эләктереп алучы халык аны телендә саклый, тагын да шомарта, чөнки аны гомуми мәгънәгә күтәрүче халык үзе бөек шагыйрь, үзе тормышны иҗат итүче бөек даһи ул» (Нәкый Исәнбәт).
Өлкән әдибебез Нәкый Исәнбәтнең бу хезмәте югары уку йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында халык авыз иҗатын өйрәнүдә, ата - аналарга бала тәрбияләүдә ярдәмлек буларак зур әһәмияткә ия. 13 июль көнне Чыршы авыл китапханәсендә «Мәкаль - сүзнең җимеше» дигән исем астында мәкаль уку оештырылды. Мәкаль - халык авыз иҗатының иң кыска жанры. Үз эченә халкыбызның гасырлар буе җыйган тәҗрибәсен туплаган. Алар безгә гыйбрәт бирә, сөйләмебезне үткен, матур, ачык итә, фикерләребезне тирәнәйтә, мәкальләр ярдәмендә әдәплелек, әхлаклылык, ярдәмчел булу һәм башка унай сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.