«Ислам дине керсен күңелләргә»
Чыршы авыл китапханәсендә «Ислам дине керсен күңелләргә» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе эшләнде. Ислам кешеләрнең рухи һәм әхлакый ихтыяҗларын канәгатьлендерә. Әлеге бәйләнештә кеше үзенә рухи таяныч һәм күңел тынычлыгы күрде. Мөселман дөньясында, шул хисаптан болгар - татарларда да, кешеләрнең тормышы һәрдаим ислам рухы белән өретелеп килде һәм шәригать кануннары белән билгеләнде. Ислам, билгеле булганча, гаделлек, мәрхәмәт, мәхәббәт, гуманизм, әхлакый камиллек идеалларын алга сөрә. Бу идеаллар халкыбызның әхлакый тормышының нигезендә яттылар, кешеләрнең уй – фикерләрен, омтылышларын изгеләштерделәр. Бу исә аларны яман адымнар ясаудан саклап килде. Шулай итеп, адәм балалары тел белән бәян итә алмаслык дәрәҗәдә бөек булган камиллек, рухи - әхлакый камиллек хасил итү өчен яратылганнар. Шушы камиллекне кәсеп итү - адәм балаларының изге вазифасы.