Пушкинны укыгыз! Пушкинны Яратыгыз!
6 июньдә ел саен Россиянең Пушкин көне билгеләп үтелә. Чыршы авыл китапханәсендә «Пушкинны укыгыз! Пушкинны Яратыгыз!» дигән темага китаплар күргәзмәсе эшләнде. Балалар Пушкин иҗатының яраткан яки күптән онытылган шигъри юлларын кычкырып укыды, шулай ук бөек әдипнең әкият һәм проза әсәрләре исемнәрен искә төшерде. Гомеребез буена Пушкин иҗаты безнең арттан бара, ә без аның артыннан. Без аның әкиятләрен бала чакта ук ишетәбез, күп кенә әсәрләрен яттан беләбез. Аның әсәрләрендәге фразалар көндәлек тормышка ныклап кереп китте. көзге янына килгәндә, кайчак: «Я ль на свете всех милее?..», – дип сорыйсы килә...«, яки моңсу чакта: «Выпьем с горя, где же кружка?». Хәтта ел фасыллары да Пушкин юллары белән очраша: «Мороз и солнце, день чудесный» яки «Унылая пора, очей очарованье…». Пушкинны Укыгыз! Пушкинны Яратыгыз!