Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

Тема: Халык хәтерен китап саклар

Тема: Память народа сохранит книга

В Чиршинской сельской библиотеке, по Пушкинской карте, был проведен мастер - класс на тему «Память народа сохранит книга».  Получились вышитые платочки, своеобразный узор, используемый для украшения домов. Человеческий мир всегда жил стремлением к красоте. Рядом с красотой стараешься быть добрее, милосерднее. Наши бабушки и дедушки издавна стремились к красоте. Красочная, богато украшенная посуда, душистые полотенца, узорчатые скатерти, занавески... Калфак с жемчужно - коралловой вышивкой, платье, фартук с тамбурной вышивкой и по сей день остаются непревзойденным сокровищем. В старину во всех татарских домах были занавески, разделяющие дом пополам, натянутая на колыбель младенца, вышитые оконные шторы, наволочки, покрывалы. Поэтому орнамент, используемый татарами для украшения одежды, предметов быта, домашнего обихода, очень своеобразен. Это душевное богатство нашего народа, его духовное достояние.

 

Тема: Халык хәтерен китап саклар

Чыршы авыл китапханәсендә, Пушкин картасы буенча «Халык хәтерен китап саклар» дигән темага мастер - класс үткәрелде. Безнең йөрәк хисләрен кушып, күз явын алырдай бизәкләр төшереп, чиккән  кулъяулыклар, йортларны бизәү өчен кулланыла торган үзенчәлекле бизәк килеп чыкты.   Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Безнең әби - бабаларыбыз элек - электән матурлыкка омтылганнар.  Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт - сабалары, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре,  бизәкләп тукыган ашъяулыклары,  чаршаулары... Энҗе - мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә булып тора. Элекке заманда татар өйләренең һәммәсендә, өйне икегә бүлеп торучы чаршау, сабый бишегенә тартылган чигүле чыбылдык, чигүле тәрәзә пәрдәләре, кашагалар, мендәр тышлары, җәймәләр булган. Шуңа күрә, татарларның кием - салымы, көнкүреш әйберләре, йорт бизәү өчен кулланыла торган орнаменты бик тә үзенчәлекле.Бу - халкыбызның күңел байлыгы, аның рухи хәзинәсе.