Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Галәмдә - кеше»

Чыршы авыл китапханәсендә, «Галәмдә - кеше» дигән темага башлангыч сыйныф укучылары өчен мастер – класс оештырылды, әңгәмә үткәрелде. 12 апрель - Космонавтика көне. 1961 елның 12 апрельендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды. Кораб җиһанга күтәре­леп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә (сәгатенә 25 мең чакрым) Җирне урап чыкты. Урта һәм өлкән буын Гагаринны яхшы хәтерли. Урта буын вәкилләренә ул - үрнәк, аның кебек булырга тырышу, омтылыш идеалы булса, өлкән буын беренче тапкыр космоска аяк баскан Юрий Гагаринны, 1961 елның 12 апрелен яңа эпоха, коммунизм башлануы итеп кабул иткән. Бу очу бөтен дөнья өчен зур сенсация була – СССР Аме­риканы узып китте! Галәмдәге тәүге кеше – СССРдан! Гагариннан соң да космоска һәр очыш Совет илендә зур казаныш итеп кабул ителә.