Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Китап уку иң яхшы белем алу»

 Ганс Кристиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендә  Даниядә туа. Шул уңайдан, Чыршы авыл китапханәсендә «Китап уку иң яхшы белем алу» дигән тамга астында китаплар күргәзмәсе эшләнәнде. Андерсонның тормыш юлы белән таныштырылды. Кечкенә Ганс әтисенең кычкырып китап укуын бик ярата торган була. Бервакыт алар яшәгән шәһәргә Копенгагеннан танылган театр килә.  Малайга театрда шулкадәр ошый, ул үзенең уенчыкларына киемнәр тегә башлый. Әйтерсең лә, уенчык - курчаклары - актерлар. Ул алар өчен үзе пьесалар уйлап таба, шушы шөгыле аңа ләззәт бирә. Күпмедер вакыттан соң малай әтисез кала. Хәзер инде аңа берәү дә кычкырып китаплар укымый, театрга йөртми. Тик Гансның актер булырга теләве зур хыял булып кала. Соң булса да, ул гимназиягә укырга керә. Егерме ике яшендә генә аны тәмамлый. Беренче шигырьләрен ул уку елларында яза башлый. Тик, ярлы гаиләдән булганга, күпләр аннан көлә. Ләкин Ганс иҗат итүдән туктамый, әкиятләр дә яза.  Әкренләп дөньяга язучы буларак таныла. Аның турында күп кенә илләрдә ишетәләр, иҗаты белән кызыксыналар. Андерсен әкиятләрен төрле телләргә тәрҗемә итәләр. Татар телендә аның 17 әкиятен туплаган «Унике сәяхәтче» исемле китабы дөнья күрә. Аны Люция Гыйззәтуллина тәрҗемә иткән.