«Китап белем чишмәсе»
29 март көнне, Чыршы авыл китапханәсендә балалар язучылары белән таныштыру оештырылды. Балалар язучылары Абдулла Алиш, Шәүкәт Галиев, Эльмира Шарифуллина, Алмаз Гыймадиев, Илдар Юзеев иҗатына «Китап белем чишмәсе» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе эшләнде. Китап күргәзмәсе ярдәмендә укучылар язучыларның тормышы һәм иҗаты турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр. Күргәзмәнең кызыклы бизәлеше, интерактив биремнәрне оригиналь тәкъдим итү, укучыларның игътибарын җәлеп итте. Үсеш өчен кояш яктысы, су һәм туклыклы туфрак кирәклеге кебек үк, китаплар уку балаларга тикшеренү һәм үсеш өчен нигез булып тора. Китапларны укыганда, кеше үзенең эмоциональ өлкәсен дә үстерә: яратырга һәм гафу итәргә, кайгыртырга һәм анализларга өйрәнә.