«Җырым белән җиңдем дошманны...»
Муса Җәлил – татар халкының бөек шагыйрьләренең берсе. Җәлил батырлыгына иң яхшы һәйкәл – аның шигырьләре һәм җырлары, алар белән шагыйрь үз Ватанына тугрылыклы булырга ант иткән, аларда ул фашизмга каршы үлем сугышында катнашкан миллионлагаг совет кешеләренең рухи матурлыгы турында сөйләгән. 13 февраль көнне, Чыршы авыл китапханәсендә Муса Җәлил туган көне уңаеннан «Җырым белән җиңдем дошманны...» дигән темага шигърият кичәсе үткәрелде. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар шагыйрьнең фронттагы кырыс көннәрен, концлагерьларның фашист төрмәләрендә үткәргән куркыныч вакытларын искә төшерде, анда Муса Җәлилнең бердәнбер коралы аның шигырьләре булган. Чарада шагыйрьнең рус һәм татар телләрендә шигырьләре укылды.