Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Китапханә һәм мин»

Китапханәне еш кына китаплар яши торган йорт дип атыйлар. Китаплар - иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китаплар һәр кешегә хезмәттә ярдәм итә. Китап - хәтер, юлдаш, киңәшче, кешегә ярдәмчесе. Чыннан да, монда китаплар күп, һәркайсы киштәдә басып тора һәм аны алуларын һәм укуларын көтә. 10 февраль көнне, Чыршы авыл китапханәсендә интернетсыз көнгә багышланган «Китапханә һәм мин» дигән әңгәмә уздылылды. Китапханәче китапханәдән файдалану кагыйдәләре, үз - үзеңне тоту кагыйдәләре, әдәбиятны урнаштыру үзенчәлекләре, чараларның төрлелеге һәм эш графигы белән таныштырды. Шулай ук «Кызыклы китаплар дусты бул» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Күзәтү барышында  искиткеч балалар язучыларының иҗаты, мавыктыргыч һәм танып белүчән китаплар белән таныштылар, алар һәркемне китап укуны яратырга мәҗбүр итә, чөнки китаплар безне гомер буе озата бара.