Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Музей һәм балалар»

Чыршы авыл китапханәсендә «Музей һәм балалар» темасына тарихи танып белү әңгәмә үткәрелде. Музей - ул экспонатлар белән тулы җансыз, йомык дөнья түгел. Бу безгә үткәнне тикшерергә ярдәм итә торган тере тарих. Башлангыч сыйныф укучылары өчен музейга экскурсия оештырылды. Музей балалар тәрбияләү урыны булып тора. Балалар һәр музейның үз кабатланмас тарихы барлыгын, көндәлек тормышта очрамый торган экспонатлар һәм аларның музейда барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Китапханәче музейларның кешеләр тормышындагы роле, музейда саклана торган иң мөһим экспонатлар турында сөйләде.