«Җирдә барысы да ана кулыннан»
Илдә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу вакыйга, аңа беркем дә битараф кала алмый, һәркем өчен әни - тормышта иң төп кеше. 29 ноябрь көнне, Чыршы авыл китапханәсендә рәсем конкурсы оештырылды. «Җирдә барысы да ана кулыннан» кул эшләре күргәзмәсе оештырылды, шулай ук күргәзмәдә нәни осталар, безнең балалар куллары белән башкарылган иҗади эшләр дә урнаштырылды. Кешелекнең гүзәл яртысына мәхәббәт өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Әниләр көне - гаилә традицияләрен саклап калу, һәр кешенең тормышында әнинең гаять зур ролен күрсәтү, игелекле, кичерүче йөрәге, кайгыртучан, ягымлы куллары өчен аңа җылы рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән сәбәп. Иң мөһиме, әнине сакларга кирәклеген истә тотарга кирәк, чөнки ул бердәнбер.